Билгесезлек югары булган шартларда инвестицияләргә һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга өстәмә стимул бирү булып, капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру механизмын яңадан башлап җибәрү тора. Ил Президенты В. В.Путин тиешле законга кул куйды.
СЗПК төзегән инвесторлар өчен закон белән 3 ел дәвамында инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартларын начарайта торган законнар актларын кулланмау гарантияләнә. 20 елга кадәр салым законнарының барлык актлары һәм дәүләт ярдәме чаралары буенча тотрыкландыру күздә тотыла.
Капитал салу сыйфатында заем акчаларын тану өлешендә Татарстан Республикасы тәкъдиме законда исәпкә алынды.
СЗПК төзегәндә инфраструктура булдыруга, кредитлар буенча процентларны түләүгә, субсидияләр яки салым тотып калынган акча рәвешендә облигация займнары буенча купонлы керемне түләүгә инвестиция чыгымнары өлешен каплау мөмкин.
Моннан тыш, СЗПК проектларына салым мониторингы кертелә, ул тикшерүләрне булдырмаска һәм бизнеска административ йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Хәзерге вакытта Икътисади үсеш министрлыгында цифрлы технологияләр, химия һәм нефть химиясе өлкәсендә СЗПК төзү өчен республика предприятиеләренең 7 гаризасы карала.
«СЗПК механизмын яңадан башлап җибәрү озак сроклы инвестицион планлаштыруның тагын да уңайлырак шартларын формалаштырырга һәм дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.