2022 елның 4 – 8 августында Ижауда Бөтенроссия яшь эшкуарлар форумы узачак. 4 көн эчендә белем бирү мәйданчыгы кысаларында панель дискуссияләр, нетворкинг-сессияләр, КУЭ предприятиеләренә экскурсияләр, мастер-класслар һәм лекцияләр, шулай ук экспертлар белән ачык кунакханәләр һәм проектларны яклау узачак.
Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге эшкуарлар катнаша ала. Форум үз бизнес-проектын гамәлгә ашыручыларга һәм үз эшен ачарга теләүчеләргә исәпләнгән.
Яшь эшкуарларның Бөтенроссия форумы Россия икътисадының иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм бергәләп нәтиҗәле карарлар эзләү максаты белән уңышлы бизнес лидерларын, хакимият вәкилләрен, эксперт һәм медиа бергәлекләрен бер мәйданда берләштерәчәк.
Аның төп бурычлары – эшкуарлар һәм экспертлар белән яңа компетенцияләр алуга юнәлдерелгән хезмәттәшлек, яшь эшкуарларның инициативаларына ярдәм итү һәм аларны үстерү, шулай ук бизнеста алга таба куллану өчен идеяләр һәм карарлар булдыру һәм яңа стратегияләрне һәм үсеш методикаларын үзләштерү.
Форум спикерлары яшь эшкуарларга бизнес-идеяләрне уңышлы гамәлгә ашыру өчен кирәкле инструментлар һәм күнекмәләр бирәчәк, инновацион карарлар белән таныштырачак һәм аларны проектларны тиз арада үстерү өчен кулланырга өйрәтәчәк. Катнашучылар фикердәшләр һәм булачак бизнес-партнерлар табачак.
Катнашу өчен анкетаны https://events.myrosmol.ru/events/forum_molodyh сылтамасы буенча тутырырга мөмкин. Бу һәм башка сораулар буенча консультацияне «Минем Бизнес» үзәгенең «кайнар линия» номерына шалтыратып алырга мөмкин: +7 (843) 524-90-90.