РФ Икътисади үсеш министрлыгы РФ Хөкүмәтенә махсус икътисади зоналарның 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында хисап җибәрде.
Мондый анализ Россия Хөкүмәте Карары белән расланган МИЗ эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү кагыйдәләре нигезендә ел саен Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
Бәяләү нәтиҗәләре буенча 2021 елда Татарстан Республикасында (100%), Липецк (97,7%) һәм Тула, Мәскәү («Ступино Квадрат»), Калуга өлкәләрендә (96,7%) сәнәгать-җитештерү зоналары беренчелеккә чыкты.
Техник-гамәлгә кертү тибындагы МИЗлар арасында 2021 елда Татарстан Республикасы (100%), Мәскәү өлкәсе («Дубна», «Исток» 100%), Мәскәү (100%), Санкт-Петербург (95,1%) мәйданчыклары беренчеләрдән булды.
Туристлык-рекреация тибындагы махсус икътисади зоналар арасында нәтиҗәлелек буенча Алтай краенда (97%), Карачай-Черкес Республикасында (95,3%), Тверь өлкәсендә (92,8%) мәйданчыкнар лидер булып танылды.
Порт МИЗлары барлыгы ике – Ульяновск өлкәсендә (96,7%) һәм Әстерхан өлкәсендә (19,4%).
«Иннополис Мәскәү» МИЗ, «Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис» МИЗ Россия МИЗ лары арасында резидентлар һәм идарәче компания тарафыннан булдырылган яңа эш урыннары саны буенча лидер булдылар – 1350, 1267 һәм 1150 урын.
гамәлгә ашырылган инвестицияләр күләме буенча МИЗ лар арасында лидерлыкка «Мәскәү технополисы» (28,4 млрд сум), «Калуга» (20,2 млрд сум) һәм «Иннополис» (16,2 млрд сум) керде.
Россия бюджет системаларына түләнгән салым күләме буенча «Санкт-Петербург» МИЗ (16,2 млрд сум), «Алабуга» МИЗ (11,3 млрд сум) һәм «Технополис Москва» (6,9 млрд сум) алда бара.
МИЗ эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү егерме биш абсолют һәм чагыштырмача сан күрсәткечләре буенча, шулай ук нәтиҗәлелекнең алты исәп-хисап күрсәткече буенча башкарылды. Резидентлар эшчәнлеге, инфраструктура булдыруга федераль һәм төбәк бюджетларыннан акча кертүнең рентабельлелеге, идарә органнары эшчәнлеге һәм башка параметрлар исәпкә алынды.
«Татарстан Республикасында «Иннополис» һәм «Алабуга» ике махсус икътисади зона уңышлы эшли. Алар Россия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелә торган МИЗ нәтиҗәлелеген бәяләү нәтиҗәләре һәм Россия махсус икътисади зоналарының инвестицион җәлеп итүчәнлеге Милли рейтингы нәтиҗәләре буенча алдынгы позицияләрне били. Уңышлы эшләү дәверендә преференциаль территорияләр республика икътисадына зур өлеш кертте: 213 млрд сумнан артык шәхси инвестицияләр җәлеп ителде, 16 меңләп эш урыны булдырылды, 770,5 млрд сум табыш тупланды», – дип сөйләде Татарстан Республикасы икътисад минтистры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
«Махсус икътисади зоналар эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап махсус икътисади зоналарның, алар ирешкән күрсәткечләрнең нәтиҗәлелеген, шул исәптән резидентларны җәлеп итү һәм алар тарафыннан эш урыннары булдыру рәвешендә социаль күрсәткечләргә ирешү буенча да, шулай ук җәлеп ителә торган инвестицияләр һәм түләнә торган салымнар рәвешендә икътисади күрсәткечләрне дә контрольдә тотуда мөһим фактор булып тора. Нәтиҗәләргә килгәндә, 2021 елда иң зур нәтиҗәлелекне Татарстан Республикасы, Липецк өлкәсе, Калуга өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе, Ульяновск өлкәсе һ.б. кебек регионнардан, базарда уңай тарихка ия булган, үсеш алган инфраструктурага һәм көчле командаларга ия булган махсус икътисади зоналар югары баскычлар биләвен әйтергә кирәк. Шушы ук махсус икътисади зоналар МИЗ инвестицион җәлеп итүчәнлеге Милли рейтингы рейтингында иң югары урыннарны били. Шулай итеп, әлеге зоналарның югары нәтиҗәлелеге һәм алар тарафыннан сайлап алынган үсеш стратегиясе турында сөйләргә мөмкин», – дип билгеләп үтте Кластерлар, технопарклар һәм МИЗ ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко.