ТР Министрлар Кабинетында инвесторлар өчен процедураларны оптимальләштерү турында фикер алыштылар

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм «Нәтиҗәле регион» сынау проектын гамәлгә ашыру буенча координация советының уртак утырышы узды, анда Татарстан Республикасының «Үтәли инвестиция агымы» проектында катнашуы һәм республиканың инвестиция климаты торышының илкүләм рейтингтагы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Проект кысаларында алып барылган эшләр турында ТР Икътисад министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Төзелеш министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР ИҮА җитәкчеләре сөйләде.  

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов инвестицион активлыкны стимуллаштыруны макроикътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү һәм икътисадны үстерү өчен мөһим фактор дип билгеләп үтте. 

«Инвестицион климатны яхшырту һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан республиканың барлык дәрәҗәдәге хакимияте, предприятиеләре һәм оешмаларының килешенгән һәм координацияләнгән эше, килеп туган проблемаларга аларның чишелешләрен эзләү һәм үсеш резервларын ачыклау өчен оператив җавап бирү кирәк, – диде ул. 

Министр Регинвестандартның Татарстанда гамәлгә ашырыла торган биш төп элементы турында сөйләде. Стандарт инвестиция проектларын гамәлгә ашыруның бердәм принципларын һәм шартларын булдыруга юнәлдерелгән. Министр билгеләп үткәнчә, республикада инвестицион стандарт элементларын камилләштерү эше дәвам ителәчәк. 

Мидхәт Шаһиәхмәтов «Росатом» дәүләт корпорациясе белән берлектә булган резервлар буенча чаралар эшләү өчен төзелгән «Үтәли инвестиция агымы» проектына җентекләп тукталды. Ул төп киртәләр турында сөйләде, аларны бетерү инвесторлар тарый торган төп хезмәтләрне оптимальләштерүгә ярдәм итәчәк. 

Шулай ук «Үтәли инвестиция агымы» проекты кысаларында алып барылган эшләр турында республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренең докладлары тыңланды. Алар инвесторларның төзелешкә рөхсәт алу, объектларны файдалануга тапшыру, электр, газ, җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә технологик тоташтыру; аукционнарда һәм аукционнарсыз җир кишәрлекләре алу буенча эш алгоритмнарын гамәлгә ашыру турында хәбәр иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International