Татарстан эшкуарлары «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында экспресс-анализ узып, үз бизнесларын гарантияле ярдәм алу мөмкинлегенә мөстәкыйль рәвештә тикшерә ала.
Онлайн режимда тикшерү өчен Татарстан эшкуарларына үз компаниясенең ИННын автоматлаштырылган экспресс-анализ системасына кертү дә җитә. Система компаниянең Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәмен алу шартларына туры килүен тикшерәчәк. Бизнеска туры килергә тиеш кирәкле критерийлар арасында:
• компанияне Татарстан Республикасында теркәү;
• компаниянең банкротлык, бетерелү яки үзгәртеп кору процедураларын узмавы;
• компанияне КУЭ субъектлары реестрына кертү;
• Фондның поручительлеген бирү шартларына туры килгән эшчәнлек төрләрен (ОКВЭД) гамәлгә ашыру.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында тикшерү уңышлы узганнан соң, заем төрен һәм кредит суммасын сайлап, заем акчаларын җәлеп итү өчен гариза тутырырга мөмкин.
«Экспресс-сервис гарантия бирү мөмкинлеге турында белергә генә түгел, ә алдан гариза формалаштырырга һәм аны Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәгенә җибәрергә мөмкинлек бирә. Безнең белгечләр банкны һәм иң отышлы кредит продуктын сайларга ярдәм итәчәкләр, ә залог белән тәэмин итү җитмәсә, Фондның поручительлеген җәлеп итү шартлары турында сөйләячәкләр», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды банклар бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия булып, кредит алу өчен җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган эшкуарларның кредит йөкләмәләре буенча поручительство бирә.
Авыл җирлегендә эшчәнлек алып баручы Татарстан эшкуарлары, экспортерлар, индустриаль һәм сәнәгать парклары резидентлары, интернет-мәйданчыкларда сәүдә алып баручы эшкуарлар өчен Татарстан Республикасы Гарантия фонды ташламалы гарантия продуктлары сата.
Бүгенге көндә, гарантияле ярдәм аша Татарстан бизнесы рекордлы 9,84 млрд сумлык заем акчаларын җәлеп итә алды. Татарстанның 647 эшкуары Татарстан Республикасы Гарантия Фондыннан 3,97 млрд сумлык ташламалы ярдәм алды.
Ташламалы программалар һәм поручительлекләр бирү өчен гамәлдәге шартлар буенча тулы мәгълүматны Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, шулай ук әлеге телефоннар аша белергә мөмкин: +7(843)293-16-94, +7(9030)61-40-18.
Искәртеп узыйк, Татарстан Республикасында илебез эшкуарларына ярдәм Министрлыкка караган «Минем бизнес» үзәге һәм Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.