Татарстанда республиканың яшь эшкуарлар клубына старт бирделәр

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча Эшкуар йортында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән яшь бизнесменнар клубының беренче очрашуы узды. Мәйданчык бизнес белән шөгыльләнергә әзер актив яшьләрне, үзләренең кечкенә эшләрен ачканнарны, шулай ук тәҗрибәле эре эшкуарларны берләштерә.

Татарстан белән параллель рәвештә мондый очрашулар Россиянең 65 төбәгендә бер үк вакытта узды.

Очрашуда ТР яшьләр эшләре министры Ренат Садыйков, «Минем бизнес» үзәгенең Социаль өлкә инновацияләре үзәге җитәкчесе Михаил Унтура, «Студентлар лигасы» РМОО президенты Шамил Якупов һәм яшь эшкуарлар клубы лидеры Игорь Жерненков катнашты.

Катнашучылар ташламалы һәм грант ярдәме инструментлары һәм бизнес һәм хакимиятнең партнерлык мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү турында фикер алыштылар.

Клуб «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы базасында оештырылган.

«Яшь эшкуарлар клубы – башлангыч бизнес өчен партнерлар, остазлар табу, үзең турында сөйләү мөмкинлеге. Әлеге үзара бәйләнеш өчен уңайлы мохит булдыру безнең өчен мөһим. Хезмәттәшләр һәм бизнеска ярдәм итү институтлары белән интеграция бизнес-проектларны сыйфат ягыннан яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Эшкуарлык департаменты директоры Наталья Кондратова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International