Татарстан компанияләре Идел буе федераль округының иң яхшы экспортерлары исемлегенә керде

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Татарстанның ике кече һәм урта бизнес вәкиле «Ел экспортеры» Бөтенроссия премиясе йомгаклары буенча Идел буе федераль округының (ИФО) иң яхшы экспортерлары исемлегенә керде.

Бүләк чимал һәм энергетик булмаган товарлар, эшләр, хезмәтләр экспортында, шулай ук интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрендә иң зур уңышларга ирешкән оешмаларга һәм шәхси эшкуарларга бирелә.

Федераль министрлыклар, Россия Экспорт үзәге һәм эшкуарлык берләшмәләре вәкилләреннән торган конкурс комиссиясе карары буенча кече һәм урта бизнес предприятиеләре дә, эре сәнәгать компанияләре дә җиңүче булган.
Призлы урыннарны Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкның ике вәкиле алды: «Агромастер ПК» һәм «Агро-Рост Экспорт».

«ПК Агромастер»  «Машина төзелеше өлкәсенд ел экспортеры» номинациясендә җиңгән. Компания анкер, пневматик һәм катнаш чәчү комплексларын экспортлый.
«Агро-Рост Экспорт» «АСК база продукциясе өлкәсендә ел экспортеры» номинациясендә беренче урынны алган. Компания авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлый.

Исегезгә төшерәбез, чит ил базарларында эш башларга ниятләгән республика эшкуарларына ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында бирелә. Шулай ук экспорт эшчәнлеге өлкәсендәге күп кенә хезмәтләрне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты буенча эшләнгән «Минем экспорт» цифрлы платформасында да алырга мөмкин.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектының максаты – аның үсешенең барлык этапларында: старт идеясеннән башлап, аны киңәйтү һәм экспортка чыгаруга кадәр – бизнеска ярдәм итү. «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты яңа икътисадый элемтәләр төзүгә һәм Россия җитештергән товарлар экспортын үстерүгә юнәлдерелгән. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International