Татарстанда 24 августта 500 мең сумга кадәр грантларга гаризалар кабул итү башлана. Социаль эшкуарларга финанс ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 25 яшькә кадәрге яшь эшкуарларга грант ярдәменә конкурс сайлап алуы турында игълан итә. Грант алуга шулай ук оешмасы социаль предприятиеләр реестрына кертелгән социаль эшкуарлар да өмет итә ала.
Грант ярдәме алу өчен өстәмә шарт булып «Минем бизнес» үзәгеннән уку тора. Үзәк ел дәвамында укыту программаларын үткәрә һәм алар белән 322 эшкуарны колачлый. Социаль һәм яшьләр эшкуарлыгын үстерүнең төп мәсьәләләре һәм инструментлары турында курсны тәҗрибәле остазлар һәм профильле белгечләр алып барды.
«Ел саен Татарстанда яшь һәм социаль эшкуарлар өчен грант финансларының күләме арта. Узган ел без 47 млн сумнан артык суммага 119 эшкуарга ярдәм иттек. Быел, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә, без ярдәм лимитын 2 тапкыр арттыра һәм тагын да күбрәк компанияләребезне колачлый алабыз», – дип сөйләде Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.
Ул билгеләп үткәнчә, грантның минималь суммасы 100 мең сум тәшкил итә, максималь 500 мең сумга кадәр алырга мөмкин. Шул ук вакытта, субсидияне эшкуар проектка үз акчаларының ким дигәндә 25% керткән очракта җәлеп итә ала.
Грантны бизнес-проектны гамәлгә ашыруга тотарга мөмкин, шул исәптән: торак булмаган бинаны арендалау һәм ремонтлау, оргтехника, җиһазлар сатып алу, инженерлык челтәрләренә кушылу, коммуналь хезмәтләр һәм электр белән тәэмин итү хезмәтләре өчен түләү, ПО сатып алу, лизинг килешүләре буенча беренче кертемнәр өчен түләү, элемтә хезмәтләре һ.б.
Гариза бирү өчен сылтама буенча документлар белән танышырга кирәк: https://disk.yandex.ru/d/jqNi4u5Y4E6drA, шулай ук гариза тутырырга: https://disk.yandex.ru/d/py-W3CTTFyiHcg.
Конкурска документлар тутыру һәм тапшыру мәсьәләләре буенча эшкуарлар «Минем бизнес» үзәгенә 8 (843) 222-90-60 (өстәмә 102, 124) телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2023 елның 24 августыннан 22 сентябренә кадәр эш көннәрендә кабул ителә: дүш.-пәнҗ. 9:00дән 18:00гә кадәр, җомга 9:00дән 17:00гә кадәр, төшке аш – 12:00дән 12:48гә кадәр.
Адресы: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, «Минем бизнес» үзәге, 3 кат.
Гариза бирү өчен алдан «Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре» сайтында язылырга мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru/e-service/equeue/mfc/poll.