Татарстан экспортерлары өчен продукцияне транспортлау бәясенең 80% финанслау буенча хезмәт күрсәтелә башлады

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары кысаларында Татарстан компанияләренең экспорт потенциалын үстерү өчен Экспортка ярдәм итү үзәге Россия Федерациясе территориясе буенча халыкара базарларга товарлар ташу бәясенең 80% ка кадәр өлешен финанслашу буенча хезмәт күрсәтә башлады. 

Үзәк продукцияне РФ чикләренә кадәр ташуга чыгымнарны финанслый, әмма бер предприятие өчен 500 мең сумнан артык түгел.

«Логистика чыгымнары экспортлаучыларның чыгымнарының шактый зур өлеше. «Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары безгә эшкуарларның чыгымнарын 80% кадәр капларга һәм продуктның актыккы бәясенә һәм аның конкурентлык сыйфатларына йогынты ясый торган транспорт чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирә», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова.

Финанс ярдәме транспортлауны оештыру, йөкләү-бушату эшләрен, бер транспорттан икенчесенә йөкләүне, сортлауны, консолидацияләүне, ныгытуны, маркировкалауны, товарларны паллетлауны һәм яңадан төяүне үз эченә ала. 

Хезмәт республиканың кече һәм урта бизнес предприятиеләренә күрсәтелә, алар КУЭ реестрына кертелгән булырга тиеш. Эшкуарларга карата таләпләр арасында – чит ил сатып алучысына продукцияне ташу бурычын күздә тоткан экспорт контракты булырга тиеш. 

Хезмәттән файдалану өчен МСП.РФ порталында гариза бирергә кирәк («Сервислар» өстәлмәсенә күчү, «Төбәк ярдәм чаралары» бүлеген табу, «Татарстан Республикасы» фильтрын сайлау, аннан соң «Продукцияне финанслауда катнашу» хезмәтләре исемлегеннән сайлап алу). 

Экспортерларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча консультацияне Экспортка ярдәм итү үзәге телефоннары буенча алырга мөмкин: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272 яки 279) яки +7 987 270-06-91.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International