Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәре Максим Бутов «Соло» республика бәйгесе финалында дәүләт хезмәткәрләре арасында икенче урынны алды

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
2013 елның 1 ноябреннән 15 декабренә кадәр Татарстанда клавиатурада ун бармак белән күрмичә («сукырларча») басу методы буенча «СОЛО» республика бәйгесе уздырылды.
Конкурс гомуми үсешкә, социаль адаптациягә, актив тормыш позициясен арттыруга этәргеч бирә торган заманча компьютер технологияләрен гражданнар тарафыннан үзләштерелүенә һәм клавиатурада күрмичә басарга өйрәнүгә кызыксыну уяту һәм әлеге күнекмәләрне үстерү максатыннан оештырыла.
Бәйгене оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International