ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 нче елга һәм 2015-2016 нчы еллар планлы чорына ТР бюджеты турындагы законны имзалады. Документ ТР Президенты сайтында бастырылган.
Исегезгә төшерик, 2014-2016 нчы елларга ТР бюджеты проекты 21 нче ноябрьдә ТР Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителде.
Документ нигезендә, 2014 нче елда керемнәр 142 млрд. 172 млн. 188 мең сум булачак, чыгымнар - 151 млрд. 787 млн. 73 мең 400 сум, дефицит – 9 млрд. 614 млн. 885 мең 400 сум. 2015 нче елда керемнәр - 144 млрд. 436 млн. 531 мең 600 сум, чыгымнар - 153 млрд. 8 млн. 549 мең 200 сум, дефицит – 8 млрд. 572 млн. 17 мең 600 сум. 2016 нчы елда керемнәр - 151 млрд. 384 млн. 626 мең 500 сум, чыгымнар - 163 млрд. 956 млн. 664 мең сум, дефицит – 12 млрд. 572 млн. 37 мең 500 сум.

26
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 29 нче ноябрендә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарларына инновацион товарлар җитештерү һәм кулланылышка кертүгә ярдәм программасы буенча заявкалар карау булачак.

Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.

Утырышның онлайн трансляциясен түбәндәге адрес буенча карарга була: http://yatv.ru/mert.
Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 нчы каб.
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843)5-24-90-51.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карары белән 2013 нче елның III кварталына социаль индексның күләме расланган.
Социаль индекс, предприятиеләр тарафыннан тариф күрсәткечләрен һәм хезмәткәрләренә хезмәт хакларын арттырганда, төп ориентир булып тора. 2013 нче елның III кварталына әлеге күрсәткеч 107,3 процент тәшкил иткән, яки кварталның һәр аена уртача 102,4 процент.
Әлеге күләм, республика икътисадында мәшгуль булган халыкның ихтыяҗларын яклауны тәэмин итү максатыннан, республика ведомствоара комиссиясе тәкъдиме буенча, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карары нигезендә расланган.
Социаль индексның күләмен билгеләгәндә, республикада бер кешегә уртача акчалата керем күләменең үсеш индексы күрсәткече нигез буларак алынган, ул 2013 нче елның июль-сентябрь айларында 1,073 булган, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә ярдәм итүдә 2013 елның 30 октябренә кадәр биш төрле юнәлеш буенча гаризалар кабул ителде. “Лизинг-грант” - шундый юнәлешләрнең берсенә керә. Алдагы еллар белән чагыштырганда, быел “Лизинг-грант“ программасында катнашуны сорап гариза бирүчеләр Тукай муниципаль районында күбрәк булган. Барысы 22 оешма мөрәҗәгать иткән, шуларның 11е программа кысаларында дәүләттән финанс ярдәме алуга ирешкән. Шулай итеп, район эшмәкәрләренә барысы 15,6 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән. Эшмәкәрләрнең “Лизинг-грант“ буенча алган акчаларының 30 проценты субсидияләнәчәк.
Программа киләсе елга да дәвам итәчәк. Инде районнан анда катнашырга теләк белдерүчеләр дә бар. Мәсәлән, Яңа бистәсендә бакчачылык белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Владимир Диденко, Мусабай Заводтан төзелеш предприятиесе ачкан эшмәкәр Айрат Хөсәенов “Лизинг-грант“ программасында катнашу өчен гариза бирергә җыена, дип хәбәр итә башкарма комитетның икътисад буенча белгече Гөлфия Гатауллина.
Бүген Әлмәткә эш визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың нефть тармагы активы белән очрашты. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнашты.
Очрашу башында ТР Президенты "Татнефть" ААҖ генераль директоры урыныннан Шәфәгать Тәһәветдиновның отставкага китүе турында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Директорлар советы бу хакта карарны расладылар, әмма Ш.Тәһәветдинов Директорлар советы рәисенең киңәшчесе буларак Директорлар советы составында калачак.
Татарстан Президенты Шәфәгать Тәһәветдиновка республикага хезмәте өчен рәхмәт белдерде. "Ул бөтен гомерен нефть тармагына бирде. Тәһәветдинов фамилиясе "Татнефть" тарихына алтын хәрефләр белән язылачак, - дип ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Компаниянең яңа гендиректоры итеп Наил Мәганов билгеләнде, ул генераль директорның беренче урынбасары урынын били иде.

25
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 ел, 22 ноябрь, 910 нчы карары белән «2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү» дәүләт программасы расланды.
Татарстан Республикасы бюджетыннан Программа чараларын тормышка ашыру өчен 95 млн. сум бүленү каралган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Элмәткә эш визиты кысаларында "Татбурнефть" идарә компаниясенед бораулау үзәгендә булды. Аны "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәветдинов озата йөрде.
Идарә итү үзәгендә операторлар скважинада бораулау мәйданчыкларында куелган күп санлы видеокамералар һәм датчиклар аша бораулау барышын күзәтәләр. Кирәкле очракта үзәк белгечләре урындагы технологлар һәм инженерлар белән элемтәгә керәләр дә бораулауны дәвам итү буенча командалар һәм тәкъдимнәрен әйтәләр. Шулай ук үзәккә "Татбурнефть" ИКнең дистанцион транспорт мониторингы да үткәрелгән.
Рөстәм Миңнехановка бүген операторлар эшен күрсәттеләр, аларның берсе бораулаучылар белән туры элемтәгә керде.
Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, эшкуарлык егәре булган урта сыйныф формалаштыру – Татарсан җитәкчелегенең мөһим бурычларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Идел” граждан университеты” мәгариф проекты сессиясендә чыгыш ясаганда хәбәр итте. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Мәганов, Татнефть" ААҖ Директорлар советы рәисе ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов катнашты. Бу мәгариф проекты “Граждан университеты” федераль партия проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, ул сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләрнең һөнәри дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелә. Татарстанда проект 2013 елның мартында КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарәсе мәктәбе базасында старт алды һәм ел азагында тәмамлана. Укыту программасының гомуми күләме – 72 сәгать. Укулардан соң анда катнашучыларның барысы да тиешле сертификат алачак.

22
ноябрь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кара металл, төсле металл ватыкларын хәзерләү һәм эшкәртү тәртибе исемлеген үзенең сайтында урнаштырган.
Әлеге исемлектә булмаган эшләр турында белсәгез түбәндәге телефоннар аша хәбәр итүегене сорыйбыз: (843) 524-91-49, 524-09-22.
Шулай ук электрон адресларга да язырга була: Dmitriy.Krasnikov@tatar.ru, Hasanova.Elmira@tatar.ru
2013 нче елның 22 нче нояберендә Татарстан Республикасының һөнәр берлекләре федерациясенең кече залында «Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләрен үтәү» исеме астында җәмгыять тыңлаулары узды. Анда Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International