Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының аерым юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алуга җаваплылык билгеләү өлешенә үзгәрешләр кертеләчәк

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
2013 елның ноябрь уртасында алтынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы советы утырышында «Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турында» (аерым юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алганда хокук бозулар өчен җаваплылык билгеләү өлешенә) федераль закон проектын кертелгән тәкъдимнәр һәм күрсәтелгән кимчелекләрне исәпкә алып эшләп бетерү турында карар кабул ителде.
«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны тормышка ашыру чаралары планына ярашлы рәвештә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан берничә карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International