Хөрмәтле ММЧ вәкилләре! Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсеше турында журналист эшләренә һәм медиа-проектларга бәйге игълан ителә

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсеше турында журналист эшләре һәм медиа-проектлар буенча IV Республика бәйгесенә старт бирә.
Бәйгегә татар һәм рус телләрендәге барлык милек формаларындагы басма, электрон, радио- һәм телевизион массакүләм мәгълүмат чараларына караган журналист эшләре һәм медиа-проектлар кабул ителә. Кече һәм урта бизнес үсешен яктыртудан тыш, публикацияләрдә инфраструктура үсешенең уңай мисаллары һәм эшкуарларга ярдәмнең башка формалары турында сөйләнергә тиеш. Тантананың үткәрелү вакыты һәм урыны турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International