2013 елның 26 нояберендә Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов «Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше» дип аталган мәгълүмати-аналитик системаның эш нәтиҗәләрен тикшерүгә багышланган киңәшмә үткәрде.
«Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше» мәгълүмати-аналитик системасында Татарстанның социаль-икътисадый үсешенең төп параметрлары буенча мәгълүмат һәм аналитик материал тупланган. Әлеге система Татарстанның кыска һәм уртача вакытка йөз тоткан үсеш фаразларының күп вариантларын, республика муниципаль берәмлекләре үсеше фаразларын исәпләргә, Россия Федерациясе Төбәкләр үсеше министрлыгы мәгълүматлары буенча төбәкара чагыштырулар үткәрергә һәм Россия Федерациясе Президенты указларының үтәлешен күзәтергә мөмкинлек бирә.