ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча комитеты утырышында 2011-2015 елларга Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше программасына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды

2013 елның 17 декабре, сишәмбе
Бүген ТР Икътисад министрлыгы һәм башка министрлыклар, ведомстволар тарафыннан бергә әзерләнгән һәм алдарак ТР Икътисад министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан хупланган «2011-2015 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы закон проектын тикшерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча комитетының утырышы узды.
Закон проектын Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте. Үзенең чыгышында ул агымдагы икътисадый вазгыятьне тотрыклыландыру өчен, оператив характердагы чаралар гына түгел, институциональ мохиткә юнәлдерелгәннәре дә таләп ителүен билгеләп үтте.
Тикшерелә торган закон проектына 2011-2015 елларга Татарстан Републикасы социаль-икътисадый үсеше программасы эшләнгән яссылыкны тәшкил итә торган институциональ факторларга кагылышлы 26 яңа чара кертелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International