Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
“Татспиртпром” ААҖ Директорлары советы утырышы
2013 елның 16 декабре, дүшәмбе
Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлары советының чираттагы утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашты.
Утырышта сүз 2013 нче елның 9 аенда “Татспиртпром” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2014 нче елга җәмгыятьнең бюджеты, “Татспиртпром” ААҖнең Энергияне сакчыл куллану программасы, 2014 нче елга Директорлар советының эшләү планын раслау турында барды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Директорлар советы финанс директоры А.Каюмованың 2013 нче елның 9 аенда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында докладын тыңлады. 2013 нче елның 9 аенда алкоголь продукциясе производствосы күләме, үткән ел белән чагыштырганда, 33 процентка арткан һәм 6 226 мең декалитр булган. Производство планы 106 процентка башкарылган. 2013 нче елның 9 аенда филиаллардан һәм “Алкоторг” ҖЧҖ аша 6058 мең декалитр күләмендә “Татспиртпром” ААҖ продукциясе сатылган, бу үткән ел дәрәҗәсеннән 31 процентка күбрәк. Бу чорда алкоголь продукциясен РФ төбәкләренә җибәрү күләме үткән ел күрсәткеченнән 2,2 тапкырга күбрәк һәм 3737 мең декалитр тәшкил иткән.
2013 нче елның 9 аенда “Татспиртпром” ААҖнең спирт заводлары 1537 мең декалитр спирт җитештергән.
Әлеге чорда сәнәгать производствосы индексы 127 процент булган. 2013 нче елның 9 аенда продукцияне сатудан табыш 46 процентка арткан һәм 4,6 млрд сум булган.
Әлеге вакыт эчендә “Татспиртпром” ААҖ барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 11,2 млрд сумлык салым һәм җыем күчергән.
9 айда ТРның консолидацияләнгән бюджетына 3,895 млрд сум килеп ирешкән.
2013 нче елның 9 аенда 264 млн сум күләмендә чиста табыш алынган.
Директорлар советы 2014 нче елга “Татспиртпром” ААҖнең бюджетын раслады. 2014 нче елга “Татспиртпром” ААҖ филиалларыннан һәм “Алкоторг” ҖЧҖ складларыннан 8961 мең декалитр алкоголь продукциясен сату планлаштырылган. Аларның 5352 мең декалитры – РФ төбәкләренә.
Алкоголь продукциясен җитештерү күләме 8500 мең декалитр тәшкил итәчәк. Спирт заводлары 2208 мең декалитр спирт җитештерергә планлаштыралар.
Сатылган продукциядән, хезмәт күрсәтүдән кергән табыш 7003 млн сум тәшкил итә.
“Татспиртпром” ААҖ барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 19,6 млрд сум салым һәм җыемнар күчерергә планлаштыра. ТР ның консолидацияләнгән бюджетына 6,5 млрд сум күчереләчәк.
Чиста керем 478 млн. сум күләмендә формалаштырылган.
“Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов “Татспиртпром” ААҖ Энергияне саклау программасы турындагы доклад белән чыгыш ясады. Директорлар советы программаны үтәү буенча чараларны дәвам итүгә күрсәтмә бирде.
Шулай ук утырышта “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының 2014 елга эш планы расланды.
«Татар-информ» МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстанда Сибур предприятиеләре җитештерү күрсәткечләрен 11 гә арттырды%
2026 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда Сибур предприятиеләре - “Нижнекамскнефтехим” һәм “Казаньоргсинтез” җитештерү күрсәткечләрен 11% ка арттырдылар. Алар барлыгы 1,11 млн тонна товар продукциясе җитештергән, 2025 елның 1 кварталында - 1,0 млн тонна.
Татарстан халкы “Халык сайлавы” номинациясендә җиңүчене сайлаячак
ТР МСБ предприятиеләре ассоциациясе “Татар-информ” белән берлектә 2025 ел нәтиҗәләре буенча ТР муниципаль берәмлекләрендә эшмәкәрләрнең иң яхшы иҗтимагый/координацион советы өчен тавыш бирүне башлап җибәрә.
Татарстанда Татарстан Республикасының тотрыклы икътисади үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.
21
май, 2026 ел
“Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумы өчен инициативалар җыю башланды
2026 елның июлендә Түбән Новгородта узачак “Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумына әзерлек башланды. Катнашучыларның иң яхшы инициативаларын Рәсәй Президентына тәкъдим итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз