Икътисад министрлыгы уңай инвестицияле климатка 100 адым конференциясендә катнашты

2013 елның 17 декабре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2013 елның 16-17 декабре көннәрендә Мәскәү шәһәрендә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО һәм «Ведомости» газетасы тарафыннан оештырылган «Уңай инвестицияле климатка 100 адым. Казанышлар һәм яңа каршылыклар» конференциясендә катнашты.
Конференциянең беренче көнендәге пленар дискуссияләрдә Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгышны үстерү буенча министры Александар Галушка, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, башкарма хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары вәкилләре, Россиянең һәм чит илләрнең эре компанияләре җитәкчеләре, эксперт һәм бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләренең чыгышлары тыңланды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан конференциядә инвестицияле эшчәнлек бүлеге башлыгы Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International