Конкурста җиңгән барлык социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар белән килешүләр төзелде

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2013 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына Татарстан Республикасындагы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар конкурсында җиңүчеләр белән килешүләр төзү эше төгәлләнде.
Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү турындагы Килешүнең 4.2. пунктына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Килешү имзаланган көннән соң, 15 эш көне эчендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү йөзеннән алучының исәп-хисап счетына әлеге субсидияне күчерә.
Конкурста җиңгән 73 оешма белән гомуми суммасы 24 978 мең сумлык килешү төзелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International