ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты утырышында төбәк салымнары буенча бирелгән салым ташламаларын куллануның нәтиҗәлелеге сораулары каралды

2013 елның 17 декабре, сишәмбе
2013 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты утырышы узды. Анда «Төбәк салымнары буенча бирелгән салым ташламаларын куллануның нәтиҗәлелеге турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгыш ясады. Ул үз чыгышында инвестицияле эшчәнлекне дәүләт көйләве кысаларында инвестицияле проектларны гамәлгә ашыра торган субъектларга, шулай ук «Алабуга» Махсус икътисадый зонасы резидентларына, технопаркларга (индустриаль паркларга), инновацияле технологик паркларга бирелә торган салым ташламаларына Икътисад министрлыгы тарафыннан мониторинг үткәрелүен билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International