Франшизалар булдыру чыгымнарын субсидияләү программасы буенча конкурс сайлап алуында катнашкан эшкуарлар игътибарына!

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
2013 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгендә «Татарстан Республикасында франчайзингны һәм франчайзинг буенча эшләү системасын популярлаштыру» чарасына дәүләт ярдәме күрсәтү буенча конкурс комиссиясенең беренче утырышы узган иде. 2013 елда программа фонды 3,8 млн сум күләмендә каралды.
2013 елның 28 ноябреннән 2013 елның 12 декабренә кадәрге вакыт аралыгында 6,5 млн сумлык 23 гариза тапшырылды, шулардан 19 гариза (5,3 млн сумлык) конкурс комиссиясе тарафыннан каралды.
Конкурс сайлап алуы нәтиҗәләре буенча 13 гариза бирүче гомуми суммасы 3,68 млн сум булган субсидия алачак.
Утырыш беркетмәсе белән түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International