«EXPO-RUSSIA SERBIA 2014» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашуга гаризалар кабул ителә

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге 2014 елның 5-7 март көннәрендә Белград шәһәрендә (Сербия) узачак «EXPO-RUSSIA SERBIA 2014» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашуга гаризалар кабул итә.
Күргәзмәнең максаты - ике ил халыклары арасында сәяси, икътисадый, гуманитар һәм социаль-мәдәни элемтәләрне ныгыту.
Экспортка ярдәм итү үзәге теркәлү җыемнарын һәм күргәзмә мәйданы бәясен түләргә ярдәм итә. Юл һәм яшәү – компания хисабыннан.
Әлеге чарага кагылышлы барлык сораулар буенча Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: 8(843) 227-42-33.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International