2014 елның 1 гыйнварыннан муниципаль берәмлек территорияләренең яңа классификаторы гамәлгә керәчәк

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 1 гыйнварыннан Росстандартның 2013 елның 16 июнендәге 159-ст номерлы Боерыгына ярашлы рәвештә муниципаль берәмлек территорияләренең яңа гомумроссия классификаторы үз көченә керәчәк.
Муниципаль берәмлек территорияләренең гомумроссия классификаторы (ОКТМО) Россияне стандартлаштыруның милли системасына керә һәм җирле үзидарәне территориаль оештыруның дәрәҗәләрен һәм структурасын чагылдырып, Россия Федерациясенең бөтен территориясендәге муниципаль берәмлекләрне һәм алар составына кергән торак пунктларны системалаштыруны һәм бертөрле идентификацияләүне күз уңында тота.
Муниципаль берәмлекләр һәм алар составындагы торак пунктлар үзләре кергән Россия Федерациясе субъектлары буенча берләшәләр һәм алга таба федераль округлар урыны тәртибендә урнашалар.
Муниципаль берәмлек территорияләре классификация объектлары булып торалар:
муниципаль районнар;
шәһәр округлары;
федераль әһәмияттәге шәһәр эче территорияләре (шәһәр эче муниципаль берәмлекләре);
шәһәр җирлекләре;
авыл җирлекләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International