Икътисад министрлыгында «Чистай» Индустриаль паркы инфраструктурасы объектларын үстерү буенча киңәшмә узды

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
2013 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин җитәкчелегендә «Чистай» Индустриаль паркы инфраструктурасы объектларын үстерү, шул исәптән парк территориясендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын урнаштыру өчен җитештерү-склад модульләрен төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Әзер җитештерү мәйданнарын булдыру кече һәм урта эшкуарлык субъектларының инновацияле җитештерү проектларын парк территориясенә җәлеп итүгә мөһим стимул бирер, дип ниятләнелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International