Яклар килешүе буенча контрактның мөһим шартларын үзгәртү мөмкин булган контракт бәясе размерын билгеләү турында Россия Хөкүмәте карары кабул ителде

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федарациясе Хөкүмәтенең «Контрактны төзегән якларга бәйле булмаган хәлләр туу сәбәпле, контракт шартларын үзгәртмичә, үтәлеше мөмкин булмаган очракта яклар килешүе буенча, Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте югары башкарма органы һәм җирле администрация карары нигезендә контрактның мөһим шартларын үзгәртү мөмкин булган контракт бәясе размерын билгеләү турында» 2013 елның 19 декабрендәге 1186нчы карары кабул ителде.
Документ, контрактны төзегән якларга бәйле булмаган хәлләр туу сәбәпле, контракт шартларын үзгәртмичә, үтәлеше мөмкин булмаган очракта контрактның мөһим шартларын билгеләнгән тәртиптә үзгәртү мөмкин булган контракт бәясе размерын билгели: федераль ихтыяҗларны, Россия Федерациясе субъектлары ихтыяҗларын тәэмин итү өчен 3 елдан да кимрәк булмаган срокка төзелгәннәре, муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен 1 елдан да кимрәк булмаган вакытка имзаланганнары өчен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International