«2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы транспорт системасы үсеше» Татарстан Республикасы дәүләт программасы расланды

2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 20 декабрендәге 1012нче карары белән «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы транспорт системасы үсеше» Татарстан Республикасы дәүләт программасы расланды.
Программаның максаты – Татарстан Республикасында җәмәгать инфраструктурасының алгарышлы үсешен һәм икътисад ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, заманча мәгълүмати коммуникацион транспорт инфраструктурасын булдыру һәм транспорт комплексын алга таба да үстерү.
Программада каралган чараларны гамәлгә ашыру 2020 елда түбәндәгеләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк:
- Татарстан Республикасы тулаем төбәк продуктының йөк сыйдырышлыгы дәрәҗәсен 20 процентка киметү;
- Татарстан Республикасында норматив таләпләргә җавап бирми торган төбәк әһәмиятендәге юллар өлешен 53,6 процент дәрәҗәсенә кадәр киметү;
- гомум кулланыштагы юллар челтәренә чыгара торган каты өслекле юлларга ия торак пунктларның чагыштырма өлешен 81,4 процент дәрәҗәсенә җиткерү;
- шәһәр эче маршрут челтәре үсеше дәрәҗәсен арттыру;
- шәһәрдән читтәге маршрут челтәре үсеше дәрәҗәсен арттыру;
- җәмәгать транспортын көтүнең уртача интервалын 8,8 минутка кадәр кыскарту.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International