Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы башкарма хакимияте һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләренең III Спартакиадасында икенче урынны алды
2013 елның 21 декабре, шимбә
2013 ел дәвамында Казанда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләренең III Спартакиадасы узды. Ярышлар спортның 8 төре буенча 32 команда арасында үткәрелде.
Икътисад министрлыгы Спартакиада йомгаклары буенча призлы икенче урынны алды.
Министрлык командасын ирешелгән уңыш белән котлыйбыз! Спорт ярышларында катнашкан хезмәткәрләргә киеренке көрәштә күрсәткән чыдамлыклары, ныклыклары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. 2014 елда спортта яңа уңышлар һәи җиңүләр телибез!
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.