Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия утырышы узды
Социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия утырышы узды
Азнакай муниципаль районында «Ел эшкуары» бәйгесенә йомгак ясалды
2014 елның 7 февралендә Азнакай муниципаль районының Азнакай шәһәрендә «Ел эшкуары» бәйгесенә йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү оештырылды. Район эшкуарлары 2013 елга нәтиҗәләр ясадылар һәм түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләрне котладылар:
- «2013 ел эшкуары»;
- «2013 ел бизнес-хатын-кызы»;
- «2013 елның яшь эшкуары».
11
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Технопарклар районнарга да «килә»
Татарстанда 6 индустриаль парк, 9 технопарк һәм 5 бизнес-инкубатор булдырылган. Республикабызда «КИП «Мастер», «Химград» технополисы, «IT-парк» кебек зур мәйданчыклар уңышлы гына эшләп килә. Әмма барыннан да бигрәк сәнәгать үсеше өчен мөмкинлекләрне муниципаль берәмлекләрдә булдыру мөһим.
Республикабызда кече һәм урта бизнесны үстерү өчен төрле уңайлыклар тудырырга тырышалар. Әмма әлегә эшмәкәрләр, нигездә, сату-алу өлкәсен сайлый. Икътисадның реаль секторында исә нибары 17-18 процент малтабар көч куя. Төп максат исә товар җитештерүне икътисади яктан отышлы итү, бу юнәлештә хезмәт куючыларга логистик, транспорт инфраструктурасы булдыру. Индустриаль парклар, технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар шушы бурычларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә дә.
Икътисад министрлыгы Идарәче кадрлар әзерләүнең Президент программасында катнашучылар һәм аны тәмамлаучылардан Франциядә стажировка үтү өчен гаризалар кабул итә
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2014 елда Франциядә стажировка үтүгә сайлап алу чараларында катнашу өчен Идарәче кадрлар әзерләүнең Президент программасында катнашучылар һәм аны тәмамлаучылардан гаризалар кабул итү башланып китте.
Быел Франциягә түбәндәге темалар буенча 2 эш сәфәре оештыру көтелә:
- сәламәтлек саклау (медицина җиһазлары, фармацевтика, косметика (ахыргы продукция), спорт инфраструктурасы);
- азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы сәнәгате (җиһаз, ахыргы продукция).
Кандидат анкетасы белән түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз: http://www.pprog.ru/probation/foreign/index.php?ELEMENT_ID=2605.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты белән видеоконференция үткәрелде
2014 елның 10 февралендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин катнашында «Томск инжиниринг үзәге, «КАИ-Лазер» Татарстан Республикасы төбәк инжиниринг үзәге, Алтай композит материаллар кластеры бизнес-планнарын пилот яклау» темасы буенча видеоконференция үтте.
Конференциядә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, «Эшлекле Россия» ҖЧҖ, Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формалары үсешенә ярдәм итү фонды, Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе вәкилләре, экспертлар катнашты.
«2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында физик культура, спорт, туризмны үстерү һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасы расланды
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында физик культура, спорт, туризмны үстерү һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын раслау турында» 2014 елның 7 февралендәге Карары белән «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында физик культура, спорт, туризмны үстерү һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасы расланды.
Программаның максаты – Татарстан Республикасында физик культура, спорт, туризмны үстерү буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыру һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру.
10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Административ реформа уздыру буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы подкомиссия утырышы үтте
2014 елның 29 гыйнварында Административ реформа уздыру буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы подкомиссиянең Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 601нче Указында күрсәтелгән максатчан күрсәткечләргә ирешүне тәэмин итә торган еллык индикаторларны үз эченә алган чараларның этаплы планнарын тормышка ашыруны мониторинглау һәм дәүләт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү сорауларына багышлангын утырышы үтте.
Утырыш барышында Россия Федерациясендә 2011-2013 елларда административ каршылыкларны киметү, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алуны арттыру концепциясен гамәлгә ашыруның көнүзәк мәсьәләләре каралды, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары тарафыннан «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру план-графикларын үтәү барышы һәм административ реформаны тормышка ашыруның башка сораулары тикшерелде.
8
февраль, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле предприятиеләре өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә бизнес алып бару мөмкинлекләре турында бушлай семинар
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә (БГӘ) бизнес алып бару мөмкинлекләре, иң кызыклы секторлар, ихтыяҗ зур булган продукцияләр һәм хезмәтләр, сертификатлаштыру таләпләре, лицензияләр турында мәгълүмат җиткерү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге белем бирү семинары оештырачак. Кызыксынган эшкуарлар БГӘ һәм Персия култыгы илләре базарында эшли башлау өчен кирәк булган барлык мәгълүматны ала алачак.
Казанда И(б)ФО төбәкләре өчен төбәк инвестиция стандартлары мәктәбе уздырылачак
2014 елның 20-21 феврале көннәрендә «Мираж» кунакханәсендә (Казан шәһ., Мәскәү ур., 5) «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан оештырылган «Идел буе федераль округы төбәкләре өчен төбәк инвестиция стандартлары мәктәбе» дип аталган семинар үтәчәк.
Чараның программасы http://leader-id.ru/event/246/ сайтында урнаштырылган.
Теркәлү өчен: http://leader-id.ru.
Икътисад министрлыгы КФҮ эше сораулары буенча белем бирү семинары оештырды
2014 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ белән берлектә Алабуга шәһәрендә 2013 елның 27 декабрендә ачылган Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (КФҮ) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә торган учреждениеләр өчен белем бирү семинары үткәрде.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз