Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты белән видеоконференция үткәрелде

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
2014 елның 10 февралендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин катнашында «Томск инжиниринг үзәге, «КАИ-Лазер» Татарстан Республикасы төбәк инжиниринг үзәге, Алтай композит материаллар кластеры бизнес-планнарын пилот яклау» темасы буенча видеоконференция үтте.
Конференциядә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, «Эшлекле Россия» ҖЧҖ, Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формалары үсешенә ярдәм итү фонды, Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе вәкилләре, экспертлар катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International