2014 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында инвестицияле салым кредиты формасында дәүләт ярдәме күрсәткәндә ведомствоара хезмәттәшлек сорауларына багышланган киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәте Идарәсе вәкилләре катнашында билгеләнүе хакимиятнең федераль органнары карамагында булган инвестицияле салым кредитлары биргәндә салым түләмнәрен тәэмин итү тәртибенә караган мәсьәләләр тикшерелде.
2014 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Территориаль органы җитәкчесе урынбасары Ольга Краснова белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Территориаль органы җитәкчесе - Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандиловның агымдагы елда Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләрен үтәү динамикасы турындагы чыгышын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый Советның чираттагы утырышы көн тәртибенә кертү сораулары каралды.