Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле предприятиеләре өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә бизнес алып бару мөмкинлекләре турында бушлай семинар

2014 елның 8 феврале, шимбә
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә (БГӘ) бизнес алып бару мөмкинлекләре, иң кызыклы секторлар, ихтыяҗ зур булган продукцияләр һәм хезмәтләр, сертификатлаштыру таләпләре, лицензияләр турында мәгълүмат җиткерү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге белем бирү семинары оештырачак. Кызыксынган эшкуарлар БГӘ һәм Персия култыгы илләре базарында эшли башлау өчен кирәк булган барлык мәгълүматны ала алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International