Административ реформа уздыру буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы подкомиссия утырышы үтте

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
2014 елның 29 гыйнварында Административ реформа уздыру буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы подкомиссиянең Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 601нче Указында күрсәтелгән максатчан күрсәткечләргә ирешүне тәэмин итә торган еллык индикаторларны үз эченә алган чараларның этаплы планнарын тормышка ашыруны мониторинглау һәм дәүләт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү сорауларына багышлангын утырышы үтте.
Утырыш барышында Россия Федерациясендә 2011-2013 елларда административ каршылыкларны киметү, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алуны арттыру концепциясен гамәлгә ашыруның көнүзәк мәсьәләләре каралды, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары тарафыннан «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру план-графикларын үтәү барышы һәм административ реформаны тормышка ашыруның башка сораулары тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International