Икътисад министрлыгы Идарәче кадрлар әзерләүнең Президент программасында катнашучылар һәм аны тәмамлаучылардан Франциядә стажировка үтү өчен гаризалар кабул итә

2014 елның 11 феврале, сишәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2014 елда Франциядә стажировка үтүгә сайлап алу чараларында катнашу өчен Идарәче кадрлар әзерләүнең Президент программасында катнашучылар һәм аны тәмамлаучылардан гаризалар кабул итү башланып китте.
Быел Франциягә түбәндәге темалар буенча 2 эш сәфәре оештыру көтелә:
- сәламәтлек саклау (медицина җиһазлары, фармацевтика, косметика (ахыргы продукция), спорт инфраструктурасы);
- азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы сәнәгате (җиһаз, ахыргы продукция).
Кандидат анкетасы белән түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз: http://www.pprog.ru/probation/foreign/index.php?ELEMENT_ID=2605.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International