ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2014 ел
чәршәмбе

2014 нче елның 18 нче июлендә Татарстан Республикасына Ачык хөкүмәт мәсьәләләре буенча Россия министры Михаил Абызов килде.

Визит кысаларында Михаил Абызов “Медицина  фән үзәге ” медицина симуляторлары инжиниринг үзәгендә булды .


22
июль, 2014 ел
сишәмбе

“Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең җәйге кампусы” халыкара мәгариф форумын ачу кысаларында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Инновацияләрнең яшь лидерлары берлегенең коммерциячел булмаган партнерлыгында катнашучы Россиянең төрле регионнары эшкуарлары белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасының Югары Ослан районы Килди авылында республика программасы буенча төзелгән күп функцияле үзәк ачылды. Ул үз эчендә китапханә, Мәдәният йортын һәм ФАП берләштергән.

Китапханә фондында 6 меңнән артык китап һәм даими басма бар, ә хәзерге вакытта укучыларның саны 300дән арта.


21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген “Казан” тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексында “Президент академиясенең җәйге кампусы” Халыкара мәгариф форумы ачылды.
Слетта Россиянең 21 төбәгеннән иң яхшы студентлар катнаша, аларның күбесе Президент академиясен һәм аның филиалларын тәкъдим итә. Форумга барлыгы 250 кеше килгән, шул исәптән чит илдән - 30 студент.
Халыкара мәгариф форумы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия министры Михаил Абызов, РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау, РАНХиГС Попечительлек советы әгъзасы, АКИГ компанияләр төркемнәре күзәтчелек советы рәисе Виктор Толмачев катнашты.

Президент академиясенең 2013 нче елдагы Җәйге кампусында әйтелгән идеяләр өлешчә тормышка ашырылды һәм Хөкүмәт раслаган ачыклылык стандартына керде һәм хәзер барлык министрлыкларда һәм ведомстволарда кулланылышка кертелә. Бу хакта журналистларга Ачык хөкүмәт мәсьәләләре буенча Россия министры Михаил Абызов сөйләде.

Татарстан Республикасы Прокуратурасы 2014 елга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату буенча юридик затларны тикшерүне үткәрү планын раслады.
Эшкуарларның игътибарын шуңа җәлеп итәбез, тикшерелүчеләр составы буенча да, тикшерү үтәчәк дата буенча да планда күрсәтелгән мәгълүмат ел дәвамында үзгәреш кичермәячәк. 

19
июль, 2014 ел
шимбә

Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча 2014 елның 27 июненә 2014 ел этабы буенча Татарстан Республикасы заявкасы хупланган. 2013 ел этабы буенча 9 мең 722 кв. м мәйдандагы торак урыннарын сатып алуга 241 шартнамә төзелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Татарстан делегацияләренең чираттагысы Кырымнан кайтты. Бу юлы ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгендәгеләр, Татарстан эшкуарлары белән берлектә, Кырым Республикасы Икътисади үсеш министрлыгы, Кырым Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре катнашында Бакчасарай районы хакимияте һәм кызыксынган җирле эшкуарлар белән очрашу өчен сәфәр кылган. 

18
июль, 2014 ел
җомга

2014 нче елның 18 нче июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында табыш күләмнәренең кимүенә комплекслы анализ үткәрү буенча Ведомствоара эшче төркемнең  утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International