Рөстәм Миңнеханов Инновацияләрнең яшь лидерлары берлегенең коммерциячел булмаган партнерлыгында катнашучы Россиянең төрле регионнарын эшкуарлары белән очрашты

2014 елның 22 июле, сишәмбе

“Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең җәйге кампусы” халыкара мәгариф форумын ачу кысаларында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Инновацияләрнең яшь лидерлары берлегенең коммерциячел булмаган партнерлыгында катнашучы Россиянең төрле регионнары эшкуарлары белән очрашты.

Очрашу тау чаңгысы спорт-савыктыру комплексы мәйданчыгында узды, анда шулай ук Ачык хөкүмәт мәсьәләләре буенча Россия министры Михаил Абызов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары– мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.

Яшь ИТ-эшкуарлар Рөстәм Миңнехановка мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге үз эшләнмәләрен, яңа проектларын күрсәттеләр, икътисадта инновацияләрне алга сөрүгә карата үз идеяләре белән уртаклаштылар.

Инновацияләрнең яшь лидерлары берлеге президенты Рамиль Ибраһимов сүзләренчә, партнерлыкның төп бурычлары – бөтен илдә уңышлы инноваторлар клубын булдыру, аның максаты – яңа кадрлар әзерләү һәм икътисадка җәлеп итү, шулай ук «Иннополис» һәм «Смарт Сити Казан» инновацион проектларын алга сөрү.

Исегезгә төшерәбез, очрашуда Мәскәү, Ростов-на-Дону, Йошкар-Ола, Казан, Чаллы, Уфа, Омск, Томск, Ульяновск, Севастополь һәм башка шәһәрләр вәкилләре катнаша.

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ИТ һәм инновацияләр тармагын үстерү өчен барлык яңгыраган идеяләрне региональ дәрәҗәдә ярдәм күрсәтергә әзер. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Россия Инновацион регионнары ассоциациясе (РИРА) Советы Рәисе буларак, ул РИРА әгъзалары булган регионнарда шушы проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтергә әзер. Бүген хәзерге заманның югары технологик кадрларын әзерләү өчен тиешле мохит тудыру, алдынгы тәҗрибәне файдалану һәм гамәлгә кертү мөһим, дип саный. Ул ассызыклаганча, күп мәйданчыклар бүген хосусый-партнерлык принципларында эшли, һәм бу юнәлеш бик перспектив.

Бөтендөнья киңлекләренә керергә кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, чит илләрдә укырга, төрле тармакларда хезмәттәшләр белән элемтәләр урнаштырырга. Яшьләр үзе өчен перспектива күрергә тиеш, дип саный Татарстан Президенты, үсү өчен шартлар тудырырга кирәк.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, икътисад өчен дәүләт программалары, преференцияләр аша проектларны гамәлгә ашырырга кирәк.

Инновацияләрнең яшь лидерлары берлеге вәкилләре очрашу барышында КАИ – КНИИТУ базасында инженерлык эшкуарлыгы кафедрасын булдыру, StartUp Сабантуй 2015 экспедициясен оештыру һәм уздыру, Иннополис ИТ-университеты базасында бизнес-инкубаторын оештыру, Россия интернет-инициативаларын үстерү фонды (ФРИИ) белән хезмәттәшлек итү, Татарстан Республикасында, шулай ук «Иннополис» һәм «Смарт Сити Казан» мәйданчыкларында инновацион инфраструктура булдыру һәм үстерү проектларына эксперт ярдәм күрсәтү.

Илнең башка регионнарыннан стартап-бергәлеге лидерлары Рөстәм Миңнехановка Татарстанның дәүләт һәм хосусый технопаркларын булдыру һәм үстерү тәҗрибәсен Инновацияләрнең яшь лидерлары берлеге аша таратуда, Кырым Республикасында һәм Марий Эльдә, Иркутск, Томск, Омск, Ростов өлкәләрендә, Севастопольдә һәм башкаларда шундый структуралар булдыруда ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International