2014 нче елның 18 нче июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында табыш күләмнәренең кимүенә комплекслы анализ үткәрү буенча Ведомствоара эшче төркемнең утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм башка ведомствалар вәкилләре катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева уздырды.