Кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату буенча юридик затларны планнаштырылган тикшерү уздырыла

2014 елның 21 июле, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Прокуратурасы 2014 елга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату буенча юридик затларны тикшерүне үткәрү планын раслады.
Эшкуарларның игътибарын шуңа җәлеп итәбез, тикшерелүчеләр составы буенча да, тикшерү үтәчәк дата буенча да планда күрсәтелгән мәгълүмат ел дәвамында үзгәреш кичермәячәк.

План министрлык сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: http://mert.tatarstan.ru/rus/Licensing/plan_proverok.htm.  

Планлы тикшерүләргә кагылышлы барлык сораулар белән түбәндәге телефоннар: (843)524-91-49, 524-90-22, 524-91-48  
аша лицензияләү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International