ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2014 ел
җомга

2013 елда Татарстан Республикасының  инновацион эшчәнлеге нәтиҗәләре ясалды.

Федераль Дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы мәгълүматлары буенча инновацион эшчәнлек белән мәшгуль сәнәгать предприяләре  21%, ә технологик инновацияләр белән мәшгуль оешмалар 18,7% тәшкил итә.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль проектлары конкурсы җиңүчеләренә һәм лауреатларына сертификатлар тапшыру тантанасы булды.

НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» әкаваплылыкчылык төкъдим итү программасының өстәмә сайланыш банклар катнашуында ачык бәйге буенча документлар кабул ителә. Гариза тапшыруының тәмамлану вакыты 2014 елның 25 июльгә кадәр
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Карелия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды. Документка имзаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худилайнен салды.

Исегезгә төшерәбез, Карелия Республикасының Александр Худилайнен җитәкчелегендәге делегациясе ике көнлек (2014 елның 16-17 июле) визит белән Казанга килде. Делегация әгъзалары Казанда күп кенә индустриаль һәм сәнәгать мәйданчыклары, шул исәптән «Химград» технополисы, IT-парк югары технологияләр өлкәсендә технопаркы эшчәнлеге белән таныштылар, «КАИ-Лазер» сәнәгать лазер технологияләренең инжиниринг үзәген һәм башкаларны карадылар.

17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Контракт системасын гамәлгә ашырганда консультация-методик ярдәм күрсәтү максатында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
Карелия башлыгы Александр Худилайнен җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасына визит кысаларында, “Химград” технополисында булды.
Төбәк Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Карелия Татарстанның сәнәгать парклары, мәгълүматлаштыру, сәламәтлек саклау һәм мәгарифне модернизацияләү, проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру өчен инвестицияләр җәлеп итү тәҗрибәсе кызыксындыра.
“Химград” та Карелияне яхшы беләләр һәм аларның предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәләр.

2014 елның 16 нчы июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов «Sberbank CIB» клиентлары һәм инвесторлары белән киңәшмә уздырды.


16
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда 140 мең эшмәкәр исәпләнә. Аларга ярдәм йөзеннән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан ачылган үзәккә 3 ай эчендә генә дә 700 малтабардан мөрәҗәгать килгән.

2014 елның 15 нче июлендә Татарстан Икътисад министрлыгында халык тарафыннан тәкъдим ителгән социаль проектлар республика конкурсының соңгы этабы узды.

2014 елның 15 нче июлендә Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеме утырышы булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International