Татарстан делегацияләренең чираттагысы Кырымнан кайтты. Бу юлы ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгендәгеләр, Татарстан эшкуарлары белән берлектә, Кырым Республикасы Икътисади үсеш министрлыгы, Кырым Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре катнашында Бакчасарай районы хакимияте һәм кызыксынган җирле эшкуарлар белән очрашу өчен сәфәр кылган. 14-15 июльдәге сәфәр нәтиҗәләре белән бүген “Опора России” гомумроссия кече һәм урта эшкуарлык иҗтимагый оешмасының Казандагы офисында республиканың ММЧ журналистлары таныштырылды, ягъни бизнес алып бару өчен Кырымдагы вазгыять Татарстан эшкуарлары карашыннан сурәтләнде.
ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге башлыгы Артем Наумов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе анда бизнес алып баруның төп проблемаларын һәм Татарстан ягыннан аларга нинди ярдәм күрсәтеп булуын ачыклаган.
Аерым алганда, эшкуарлыкка аяк чалганы – аларның Россия Федерациясе хокукый кырына керешеп китә алмаулары: бердән, алар Украинадан инде чыккан, икенчедән, чынлыкта, Россиягә әле керешеп үк китмәгән. Банклар да шулай ук: Украина банклары Кырымда инде юк, ә Россия банклары әле юк дәрәҗәсендә. Шулай ук күчемсез милек белән эш итү, әйтик, төзелеш тармагы белән шөгыльләнү өчен җирне теркәтергә Росреестр анда әлегә юк һәм Кырымда ачылышы гел кичектерелә тора.
Хәзер анда иң зур ихтыяҗ консалтинг хезмәтләренә, ди "Опора России" гормумроссия кече һәм урта эшкуарлык иҗтимагый оешмасы вице-президенты Азат Газизов, калган төр бизнесны алар үзләренә көндәш итеп кабул итә, элемтәгә керергә ашыкмый.
Кырымда хәзерге вакытта эшкуарлар кавын-карбыз ише бакча культуралары, виноград үстереп сату, шәраб ясау, ягъни шушы җирлек өчен традицион бизнес белән шөгыльләнә, перспективада да шуннан әллә ни ерак китмәсләр кебек, җәмәгать туклануы да үзләренеке үзләренә генә ярый: бәяләр түбән булуы һәм сатып алу курорт сезонына гына бәйле булуы читтәге эшкуарларны кызыксындырмый, диләр ТР бизнесы вәкилләре.
Артем Наумов сүзләренчә, Бакчасарай районында шушы үзәкнең рәсми вәкиле билгеләнгән: кырымлылар “Опора России”, ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге кебек җитди таянычлар булуын белеп торырга һәм ышанычлы ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белеп торырга тиеш. Җирле эшкуарларга сакланып калу, үсеш өчен Россия шартларында эшләргә өйрәнәсе бар, ә без хезмәттәшлеккә әзер, диделәр Кырымда булып, очрашуда катнашкан төрле бизнес даирәләре вәкилләре.