Президент академиясенең 2013 нче елдагы Җәйге кампусында әйтелгән идеяләр өлешчә тормышка ашырылды һәм Хөкүмәт раслаган ачыклылык стандартына керде һәм хәзер барлык министрлыкларда һәм ведомстволарда кулланылышка кертелә. Бу хакта журналистларга Ачык хөкүмәт мәсьәләләре буенча Россия министры Михаил Абызов сөйләде.
“Ачыклылык стандарты – ул нинди дә булса бер тапкыр кабул ителгән документ түгел. Ачык дәүләт идарәсенең тәҗрибәләре, технологияләре һәм кораллары даими рәвештә үсә. Без ай саен бу тәҗрибәләрне яңартабыз, шул исәптән РАНХиГС (РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе) студентларыннан килгән тәкъдимнәрне исәпкә алып”, - дип билгеләде М.Абызов. Аның сүзләренчә, академия белән эш кампустан кампуска кадәрге вакытта гына түгел, ә көн саен алып барыла. “Быел эшләнгән тәкъдимнәр федераль һәм республика дәрәҗәләрендә гамәли кулланылыш табар дип ышанам”, - диде М.Абызов.
Элеккеге проектлар арасыннан Россия министры барысыннан да бигрәк үткән елда тәкъдим ителгән “Аңлаешлы Хөкүмәт” проектын хәтерендә калдырган. Ул сөйләгәнчә, студентлар махсуслаштырылган интернет-чынагак эшләргә булганнар, ул гади гражданнарга Хөкүмәт федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә кабул иткән законнарның һәм норматив актларның асылын җиңел һәм аңлаешлы итеп аңлатып бирер иде.
“Бу тәкъдим аерым модуль буларак ачыклылык стандартына керде һәм “Аңлаешлы дәүләт” дип атала, - дип билгеләде М.Абызов. – Без махсус интернет-чыганак эшләмәдек, моның өчен вакыт кирәк, ләкин беренче адымны инде ясадык: без дәүләт программаларын аңлаешлы кыска презентацияләр теленә күчерәбез, алар федераль бюджет акчаларының нинди максатларда тотылуын, безнең нинди уңайлыклар булдыруыбызны ачык күрсәтер иде”.