ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 9 сентябрендә «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы вәкилләре эшкуарлар өчен оештырылган кече һәм урта бизнеска һәм «Кредит гарантияләре агентлыгы» Банкныкы булмаган депозит-кредит оешмасы» ААҖ эшчәнлегенә гарантия ярдәме чараларын гамәлгә ашыруга багышланган Гомумроссия семинарында катнашты. Ул Россия Саклык банкының 8610/0100 санлы Өстәмә офисында үтте.

10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге, «Вести FM» радиостанциясе белән берлектә, эшкуарларны «Кече һәм урта эшкуарлык өчен яңа таләпләр: салымнар, бухгалтерия, күчемсез милек» дип аталган бушлай семинарда катнашырга чакыра. Семинарда катнашу законнарны дөрес куллану мөмкинлекләре һәм ихтимал булган куркынычлар буенча белемнәрне актуальләштерергә ярдәм итәр.
Үткәрү урыны: «Ривьера» кунакханәсе.
Вакыты: 15.00 – 17.00
Чара турында өстәмә мәгълүматны (843)519-31 -35 телефоны буенча алырга була. Сылтама буенча алдан ук теркәлү мәҗбүри.
2014 елның 28-30 сентябре көннәрендә Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында «Оешма һәм төбәк үсеше белән идарә итүдә заманча тенденцияләр» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Оешма эчендәге үзгәрешләр белән идарә итү» темасына тренинг узачак.
Тренингны Адизес югары мәктәбе деканы, Адезис институты вице-президенты профессор Виргиниус Кундротас (Литва) рус телендә үткәрә.
Түбәндәге телефон буенча теркәлергә һәм тренингта катнашу шартлары белән танышырга була: +7 9872961196.
9 сентябрь көнне Казан милли тикшеренү технология университетында танылган халыкара проект – «Global village on the move» мәктәбе старт алды. Бу КНИТУның Лихай университетының Ли Якокки институты (АКШ) белән уртак проекты, ул Россия һәм Татарстан икътисадының нефть-газ химиясе секторында халыкара бизнесны оештыру мөмкинлекләрен яктыртуны, шулай ук компанияләрдә команда белән эшләү күнекмәләрен, лидерлыкны үстерүне күз уңында тота. Чара 2014 елның 9 сентябреннән 15нә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Казан шәһәренең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) эше буенча эшче киңәшмә узды.
Исегезгә төшерик, КФҮләрдә кайбер хакимият органнары – Кадастр палатасы, Росреестр, Федераль миграция хезмәте, Федераль салым хезмәте, Пенсия фонды һәм ЗАГС органнары хезмәт күрсәтүләрен, шулай ук җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүгә, төзелеш, яңадан төзү һәм планлаштырылганны үзгәртүгә, торак бинаны торак булмаган бинага әйләндерүгә рөхсәт һ.б. алырга була.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы үз өстенә йөкләмә (поручительство) алган өчен комиссия бәясен исәпләүнең үзгәрүе турында хәбәр итә. Исәпләүләргә яңача якын килү кредит килешүләре буенча еллык процент ставкаларын - 0,75%ка кадәр һәм банк кредитлары буенча 1,15%ка кадәр киметү мөмкинлеген күз уңында тота.
2014 елның 4-5 сентябре көннәрендә Әстерхан шәһәрендә «Бизнес-инкубацияләшү һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү механизмнары» IV Бөтенроссия конференциясе узды. Анда Россиядәге, шул исәптән Татарстан Республикасындагы бизнес-инкубаторлар һәм технопарклар вәкилләре, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү өлкәсендәге экспертлар, банк һәм бизнес-җәмәгатьчелек, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Иртәгә Татарстандагы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында субсидия алуга конкурс башлана. Анда катнашу өчен заявкаларны 35 календарь көн дәвамында ТР Икътисад министрлыгына тапшырырга кирәк. Заявка тутыру, кирәкле документлар исемлеге ТР Икътисад министрлыгы сайтында күрсәтелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева хәбәр итте.
Татарстанда барлыгы 5,5-6 мең тирәсе коммерцияле булмаган оешма бар, шуларның 400 гә якыны социаль юнәлештәге эш алып бара. Узган ел, РФ Президенты үткәргән шундый конкурста Татарстаннан 146 оешма катнашкан һәм 22 се җиңү яулаган, аларга гомуми 24 миллион сумга якын акча бирелгән. Республика күләмендә уздырылган конкурста былтыр 153 коммерцияле булмаган оешма катнашкан, шуларның 81 е җиңеп, гоммумән, 10 миллион сумга якын акча алган. Моннан тыш, республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 26 миллион сум да коммерцияле булмаган оешмалар арасында конкурс уздыру юлы белән бүленгән. Бу хакта РТ Җәмәгать Палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. “Быел, РФ Президенты грантын 18 коммерцияле булмаган оешма алды, аларга барлыгы 19 миллион сум күләмендә акча бирелде”, - диде ул.

9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 26 сентябрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институты Adizes Graduate school (USA) белән берлектә «Оешма һәм төбәк үсеше белән идарә итүдә заманча тенденцияләр» Халыкара фәнни-гамәли конференциясен уздыра. Конференциянең максаты – Россиядә һәм дөньяда барган үзгәрешләр шартларында социаль системалар белән идарә итү өлкәсендә тупланган теоретик һәм гамәли тәҗрибәне гомумиләштерү.
Төзәтү колонияләрендә җәзаларын үтәүче затларга ярдәм итү буенча «Кайгыртучанлык» Хәйрия фонды президенты Василий Ласточкин һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО вәкиле Надежда Иванова Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Минем горизонтларым» проектын тәкъдир иттеләр. Очрашуны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Артём Здунов үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International