Казан шәһәренең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эше буенча киңәшмә узды

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Казан шәһәренең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) эше буенча эшче киңәшмә узды.
Исегезгә төшерик, КФҮләрдә кайбер хакимият органнары – Кадастр палатасы, Росреестр, Федераль миграция хезмәте, Федераль салым хезмәте, Пенсия фонды һәм ЗАГС органнары хезмәт күрсәтүләрен, шулай ук җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүгә, төзелеш, яңадан төзү һәм планлаштырылганны үзгәртүгә, торак бинаны торак булмаган бинага әйләндерүгә рөхсәт һ.б. алырга була.
Казанның Совет районындагы КФҮ гражданнарны түбәндәге адрес буенча кабул итә: Җиңү проспекты, 100, дүшәмбе – җомга көннәрендә, сәгать 9.00дән 17.00гә кадәр. КФҮтә шулай ук инфомат һәм «Россия Саклык банкы» терминалы да урнаштырылган.
Киңәшмә барышында алга таба КФҮнең гамәлдәге офисының эше, хакимият органнары хезмәт күрсәтүләренә кагылышлы сораулар буенча универсаль белгечләр әзерләү, шулай ук Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Киров районнарында КФҮнең яңа офисларын ачу мәсьәләләре тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International