17 сентябрьдә эшкуарлар өчен бушлай «Кече һәм урта эшкуарлык өчен яңа таләпләр: салымнар, бухгалтерия, күчемсез милек» семинары үткәрелә

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге, «Вести FM» радиостанциясе белән берлектә, эшкуарларны «Кече һәм урта эшкуарлык өчен яңа таләпләр: салымнар, бухгалтерия, күчемсез милек» дип аталган бушлай семинарда катнашырга чакыра. Семинарда катнашу законнарны дөрес куллану мөмкинлекләре һәм ихтимал булган куркынычлар буенча белемнәрне актуальләштерергә ярдәм итәр.
Үткәрү урыны: «Ривьера» кунакханәсе.
Вакыты: 15.00 – 17.00
Чара турында өстәмә мәгълүматны (843)519-31 -35 телефоны буенча алырга була. Сылтама буенча алдан ук теркәлү мәҗбүри.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International