Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Кайгыртучанлык» Хәйрия фондының «Минем горизонтларым» проектын тәкъдир итү уздырылды

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
Төзәтү колонияләрендә җәзаларын үтәүче затларга ярдәм итү буенча «Кайгыртучанлык» Хәйрия фонды президенты Василий Ласточкин һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО вәкиле Надежда Иванова Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Минем горизонтларым» проектын тәкъдир иттеләр. Очрашуны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Артём Здунов үткәрде.

Проектны тормышка ашыру закон белән каршылыкка кергән яшүсмерләрне ресоциальләштерүне, ябык белем бирү учреждениеләрендә балалар һәм хезмәткәрләр белән белем бирү-агарту семинарлары уздыруны, девиант тәртипле балалар белән эшләү буенча махсус учреждениеләр, тәрбия колонияләре хезмәткәрләрен психологик методикаларга өйрәтүне күздә тота. Шулай ук Татарстанда катлаулы тормыш хәлләренә тарыган яшүсмерләр белән алып барылган социаль һәм психологик эш мәсьәләләре тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International