КНИТУ-КХТИда «Global village on the move» Халыкара мәктәбен ачу тантанасы узды

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
9 сентябрь көнне Казан милли тикшеренү технология университетында танылган халыкара проект – «Global village on the move» мәктәбе старт алды. Бу КНИТУның Лихай университетының Ли Якокки институты (АКШ) белән уртак проекты, ул Россия һәм Татарстан икътисадының нефть-газ химиясе секторында халыкара бизнесны оештыру мөмкинлекләрен яктыртуны, шулай ук компанияләрдә команда белән эшләү күнекмәләрен, лидерлыкны үстерүне күз уңында тота. Чара 2014 елның 9 сентябреннән 15нә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International