Мидхәт Шаһиәхмәтов «Чистай» Индустриаль паркын үстерү советының беренче утырышында катнашты

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
2014 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге «Чистай» Индустриаль паркын үстерү советының беренче утырышында катнашты.
Совет утырышында паркны үстерү һәм резидентларны җәлеп итү буенча эш барышы турында хисап тикшерелде, шулай ук «Чистай» ИП белән идарә итүне оештыру схемасы һәм Советның алдагы чорга эш планы расланды. Утырыш барышында парк үсешенә кагылышлы проблемалар һәм аларны хәл итү юллары да каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International