Җиләк-җимеш һәм яшелчә консервлары, киптерелгән җиләк-җимешләр, яшелчәләр һәм бәрәңге, тозлы кәбестә һәм тозлы яшелчәләр җитештерүче предприятиеләр өчен санитар кагыйдәләр буенча ачык консультацияләрдә катнашырга чакырабыз

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты мөрәҗәгатенә ярашлы рәвештә 1972 елның 2 апрелендә 962-72 номеры астында СССРның Баш дәүләт санитар табибы тарафыннан расланган «Җиләк-җимеш һәм яшелчә консервлары, киптерелгән җиләк-җимешләр, яшелчәләр һәм бәрәңге, тозлы кәбестә һәм тозлы яшелчәләр җитештерүче предприятиеләр өчен санитар кагыйдәләр» норматив хокукый актына экспертиза үткәрү максатында ачык консультацияләр оештыра.
Бизнес-берләшмә вәкилләрен тәкъдим ителгән норматив хокукый акт белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «Җайлау йогынтысын бәяләү» бүлегендә танышырга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International