Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан һәм Үзбәкстанга экспортлау үзенчәлекләре буенча эшкуарлар өчен бушлай семинар

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Әгәр Сезнең компаниягез тышкы икътисадый эшчәнлек белән шөгыльләнә һәм Сез БДБ илләренә үз товарларыгызны чыгарасыз икән, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан һәм Үзбәкстан кебек илләргә экспортлау үзенчәлекләрен аңларга, әлеге илләр белән сату-алулар вакытында гамәлләрне оптимальләштерергә һәм ихтимал булган куркынычларны киметергә ярдәм итә ала. Экспортка ярдәм итү үзәге Сезгә һәм хезмәткәрләрегезгә «Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан һәм Үзбәкстанга экспортлау үзенчәлекләре» дип аталган бушлай семинарда катнашырга тәкъдим итә. Семинар 18 сентябрьдә сәгать 10нан 17гә кадәр түбәндәге адрес буенча оештырыла: Казан шәһ., Пушкин ур., 18, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International