Эшкуарларны «Химия-2014» 18нче Халыкара химия сәнәгате һәм фәне күргәзмәсендә катнашырга чакыралар

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына Мәскәүдә 2014 елның 21-24 сентябре көннәрендә узачак «Химия-2014» 18нче Халыкара химия сәнәгате һәм фәне күргәзмәсендә бушлай катнашу буенча уникаль мөмкинлек бирелә. Экспортка ярдәм итү үзәге теркәү җыемнары һәм күргәзмә мәйданы өчен түләүне үз өстенә алырга әзер. Кече һәм урта бизнес субъектына бары тик күргәзмә урынына бару һәм яшәү чыгымнарын гына күтәрергә кирәк булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International