Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнары арасында Өстәмә килешүләр күрсәткечләре зурлыгын тикшерү буенча киңәшмә

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
2014 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары (шәһәр округлары) арасында Өстәмә килешүләр күрсәткечләре зурлыгын тикшерү мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә уздырылды.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, Яшел Үзән муниципаль районы Өстәмә килешүендә «1 кешегә исәпләгәндә төп капиталга (бюджет средстволарыннан тыш) инвестицияләр күләме» күрсәткече зурлыгына һәм Спас муниципаль районы Өстәмә килешүендә «Уртача бер кешегә туры килә торган торак бинаның гомуми мәйданы – барлыгы, елына бер кешегә кв. метр» күрсәткеченең зурлыгына төгәллек кертү турында карар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International