Татарстан Республикасы Гарантия фонды җаваплылыкны йөкләү программасы буенча хезмәттәшлек итү өчен банклар сайлап алуны уздыра

2014 елның 6 октябре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы Гарантия фондының җаваплылыкны йөкләү программасы буенча хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзү өчен банклар сайлап алу бәйгесен игълан итә. Ачык бәйге 2014 елның 1 октябреннән 2014 елның 16 октябренә кадәр уздырыла.


Бәйге документлары түбәндге адрес буенча кабул ителә: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Чернышевский ур., 33, офис 15, эш көннәрендә 9.00дән 13.00гә кадәр һәм 14.00дән 18.00 сәгатькә кадәр. Тулырак мәгълүматны «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы сайтында таба аласыз: http://garfondrt.ru.

 
Элемтә өчен телефоннар: (843)223-06-79, (843)223-06-82, (843)223-06-83.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International